"Музыкаль каймак" хит-парады
“Музыкаль каймак” хит-парадының радиоверсиясен алып баручы Эльмира атнаның иң популяр 15 җырын тәкъдим итә. Хит-парад бары тик сезнең тавышларыгызга нигезләнеп төзелә, дуслар! Яраткан җырыгызны хит-парадның беренче урынында күрәсегез килсә, тавыш бирегез! Моның өчен www.tatarradio.ru сайтына кереп, тавыш калдырырга мөмкин. Әмма интернет аша тавыш бирү өчен сайтка теркәлү шарт. Яисә, яраткан җырчыгыз өчен тавышларны 5065 номерына  SMS аша җибәрегез! Смс текстында башта ТАТАР сүзен язырга онытмагыз! Атна ахырында килгән тавышларга нигезләнеп, “Музыкаль каймак” хит-парады төзелә. Иң аз тавыш җыючы җырлар хит-парадтан төшеп кала, ә алар урынына ике яңа җыр кертелә. Хит-парадның еллык нәтиҗәләре буенча Халыкара “Татар җыры” фестивале номинантлары билгеләнә. “Татар җыры” фестивале – татар эстрадасы өлкәсендә халык премияләрен тапшыру тантанасы – елның иң дәрәҗәле музыкаль вакыйгасы. Ел дәвамында актив иҗат итүче, хит җырлар башкаручы, татар эстрадасының иң популяр җырчылары “Алтын барс” премиясе белән бүләкләнә. Җырлардан тыш хит-парадта йолдызлар тормышыннан яңалыклар, кызыклы мәгълүматлар дә ишетергә мөмкин. Популяр җырлар ишетәсегез, җырчылар тормышындагы үзгәрешләрдән хәбәрдар буласыгыз килсә, “Музыкаль каймак” хит-парадын тыңларга онытмагыз! Тавыш бирү дүшәмбе көнне сәгать 9.00 башлана һәм җомга көнне 17.00 тәмамлана.

  1. Голосование от 13.05.2012 по 18.05.2012

Результаты предыдущего голосования


  1. Голосование от 7.05.2012 по 12.05.2012
    Индива - Мизгелләр
    86 (14,63%)
    Гүзәл Уразова - Кем идең син?
    81 (13,78%)
    Әлфинә Әзһәмова - Иң бәхетле көнем
    68 (11,56%)
    Эльмира Сөләйманова - Күңел кошым
    62 (10,54%)
    Илназ Баһ - Яныңа барам әле
    52 (8,84%)
    Иркә - Карлыгачта хәбәрем юк
    49 (8,33%)
    Вероника Кузнецова - Бердәнберем
    41 (6,97%)
    Раниль Нуриев - Сине түгел
    35 (5,95%)
    Фирдус Тямаев - Сөям җаным
    31 (5,27%)
    Гөлназ Сираева - Минем өчен тугансың бит
    24 (4,08%)
    Алия Шәрәфетдинова - Син һәм мин
    19 (3,23%)
    Асаф Вәлиев һәм Диләрә Илалтдинова - Биик әйдә
    16 (2,72%)
    Сөмбел Билалова - Җаныем
    12 (2,04%)
    Ландыш Нигъмәтҗанова - Әни кадере
    7 (1,19%)
    Ләйсән Гимева - Кем гаепле?
    5 (0,85%)