100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Элвин Грей: Кешедә эшем юк, ошамый икән, күзгә карап әйтсеннәр
27 Апрель 2018

Элвин Грей: Кешедә эшем юк, ошамый икән, күзгә карап әйтсеннәр

Элвин Грей: Кешедә эшем юк, ошамый икән, күзгә карап әйтсеннәр
“Дуслык күпере” фестивалендә иң популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) булды. Сәхнә артында да аны читкә алып китүе җиңел түгел. Бөтенесенең аның белән фотога төшәсе, сөйләшәсе килә. Грей исә сүзгә юмарт, селфи төшәргә ялындырып тормый. Күренеп тора, олысы, кечесе ярата үзен. +

Ниһаять, сөйләшәбез. Мин татарча сорыйм, ул башкортча җавап бирә. Шунысы белән дә үзенә ихтирам уята. Беркемгә ярарга тырышмый. Әйткән сүзеннән кире кайтмый. Арттырып язмагыз, юкса эзләп табам, дип бармак янарга да онытмый.

– Радик, җыр белән телне саклап була, диләр монда.

– Тыңлап торам да һушым китә. Җыр белән генә телне сак­лап булмый инде, егетләр! Җыр белән кызыксындыру уятып була. Яшьләргә, үз телеңдә сөйләшү артта калганлык түгел, дип аң­латып була, фәкать шул гына. Мәгариф проблемаларын да сән­гатькә яки дингә өймәгез инде! Мин үзем татар, башкорт тел­ләренә кызыксыну уятырга тырышам. Сәхнә артына кереп, сине тыңлап, башкортча өйрә­нә­себез килә, диләр икән, димәк эш бара.

– Татар эстрадасында нинди проблемалар бар?

– Эстрада стиль ягыннан да, музыка җәһәтеннән дә артта калды. 10, хәтта 20 елга артта дияр идем. Ни өчен болай килеп чыга? Белмим, бәлки җырчылар, кеше аңламас, дип куркадыр.

– Үзеңне дә бөтен кеше кабул итеп бетерми бит.

– Кешедә эшем юк. Һәркем үзе яратканны тыңласын. Кемдер халык артистларын ярата, кемгәдер эстрада ошый, кемдер попка, кемдер рокка мөкиббән. Мин исә, үземә игътибар юк, дип зарлана алмыйм. Поп юнә­ле­шендә үземне таптым дип уйлыйм. Дөрес, бу бөтен кешегә дә ошамаска мөмкин. Соңгы вакытта матбугат аркылы яки кемдер аша төрле сүзләр ирештерәләр. Күргәннәренә җавап бирәм, ишетмичә калганнарына исем китми. Кеше аркылы сүз йөртүне, гомумән, аңлап бетермим. Нәр­сә­дер ошамый икән, күзгә карап әйтсеннәр. Дөрес аңлагыз, кешене тәнкыйть итәсем килми, алар үз сүзләре, гамәлләре өчен җавап бирсен, мин үзем өчен генә җавап бирә алам. Миңа – 28 яшь, шушы яшемә нинди генә хәлләр күрмәдем. Кайчак, тагын нәрсә булыр икән инде, дип куркып та калам.

– Зур залларны, стадионнарны тутырасың. Моның сере нидә?

– Үз юлымны табуымда. Мин­дә фәкать Элвин Грейны күрәләр, башканы түгел. Димәк, миндә яңалык бар.

материал matbugat.ru сайтыннан алынды
27 Апрель 2018
Шулай ук укыгыз