100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Рамил Айметдинов: “Сеңлемне сәхнәгә ияләштерәсем килә”
6 Февраль 2019

Рамил Айметдинов: “Сеңлемне сәхнәгә ияләштерәсем килә”

Эстрадабызның яшь җырчысы Рамил Әйметдинов күптән түгел генә Инстаграмда бертуган сеңлесе белән яздырган “Әнә шул сүзең” җырын тәкъдим итте. Комментарийларга күз салсак, халык җырны да, Ләйсәннең башкаруын, тавышын да җылы кабул иткән.

Рамил әйтүенчә, "Ләйсән үзен беркайчан да җырчы буларак күрмәде. Әмма ул табигый, шактый үзенчәлекле тавышка ия, ясалма түгел, табигый мелизмнар белән җырлый, башкару манерасы да чит ил җырчыларыныкы кебек”.

Ләйсән үзе сәхнә дип артык янып тормаса да, абыйсы аны сәхнәгә ияләштерергә  булган.

“Аның яшьтәшләре күбрәк чит ил җырларын тыңларга омтыла. Ә минем белән сәхнәгә чыгып җырлаганнан соң, Ләйсән дә татар мәдәнияте-сәнгатенә күбрәк тартыла башлады”, ди Рамил.  

Яшьләргә без уңышлар телибез! Һәм күзәтеп торабыз))))
6 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз