Кире кайту
16 Гыйнвар 2019
Зәлия Зиннурова белән Ләйлә Таишева концерт алып барачаклар
Телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлия һәм популяр җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы, халыкка бигрәк тә Инстаграм челтәре аша яхшы таныш Ләйлә, бергәләп, “Балалы Солянка” концертын алып барачак. Үзләре генә түгел, билгеле. Сәхнәгә алар танылган шоумен, алып баручы Рамил Шарапов белән чыгачак.
Тулы мәгънәдә гаилә концерты булып саналучы “Балалы солянка” быел серле, әкияти тамашага тиң булачак, ди әлеге проект авторы Гөлназ Сәфәрова.
Тагын бер яңалык: концертны оештыручы “Барс-Медиа” компаниясе балаларга сюрприз әзерләргә булган! Һәр килгән баланы бүләк көтә – бусы бер! Залдагы барлык нәни тамашачыларны зур сәхнәгә дә чакырып чыгарачаклар – монысы ике! Ә димәк, балаларга иң матур, иң яраткан күлмәкләрен кидертеп, бәйрәм ясау өчен, менә дигән мөмкинлек бу !
Ә тагын ни булыр дисезме? 26 гыйнварь, УНИКС, 17:00. Килегез, үзегез күрегез! Көтәбез!

Шулай ук укыгыз