100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Белә идегезме? Динара Рәхимова испан телен су кебек эчә!
15 Февраль 2019

Белә идегезме? Динара Рәхимова испан телен су кебек эчә!

“Татар Радиосы”ның иртәнге“7.00 агентлары” тапшыруына кунак булып чакырылган Динара Рәхимова испан телен бик яхшы дәрәҗәдә белүен әйтте.
Ә сәбәбе – шаккатырлык!

Без җырчы буларак белгән Динара элегрәк күп еллар дәвамында биюче булган икән! Ул хәтта балет мәктәбен тәмамлаган кеше! Ә соңыннан биючеләр төркеме белән гастрольләргә дә йөргән икән.
Һәм еш кына аңа Куба, Доминикана, Испания һәм күп кенә башка илләрдә чыгыш ясарга туры килгән.

“Испан телен камилләштерү өчен практика яхшы булды”, - ди Динара.

Менә шулайрак))

Автор: Гүзәл Зиатдинова
15 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз