100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Махсус кунак – Elvin Grey!
16 Октябрь 2019

Махсус кунак – Elvin Grey!

27 октябрь “Пирамида”да «Татар радиосы”ның грандиоз концерты узачак.
Бу музыкаль кичә радиостанциянең 18нче туган көне бәйрәменә багышланачак! 18 ел – сезнең белән – меңләгән эфир минутлары, шәп музыка, креатив тапшырулар һәм һәрвакыт яхшы кәеф!
Концерт вакытында “Татар радиосы”ның иң “татлы” музыкаль “каймаклары”, хит-парадлар лидерлары гына яңгыраячак! Өр-яңа сыйфатлы композицияләрдән алып халыкка иң якын моңнарга, танылган җырларга кадәр – болар барысы да “Пирамида” сәхнәсендә!
Тамашаның концептуаль үзенчәлеге – “Туры эфир” форматы. Һәр кунак чын радиоэфир атмосферасына кушылачак. Диджей кебек үк, тамашачы радио “кухня”сының нечкәлекләрен тоеп, эфирга чыгачак. Алып баручыларның позитив кәефе һәм үткен юмор хисе кич буе бәйрәм тәмен биреп торачак. Әлбәттә инде иң мөһиме – дүрт сәгать дәвамында тере тавыш һәм иң кайнар хитлар.
Максималь позитив эмоцияләр һәм онытылмаслык хисләр – без гарантиялибез!
Сер булып кына калсын: махсус кунак – Elvin Grey! ;)
Билетлар артыннан https://kzn.kassir.ru/koncert/krk-piramida/tatar-radiosyi-hitlaryi_2019-10-27
Ярдәм өчен аерым рәхмәтләр:
Генераль Автопартнер KIA автомобильләрнең официаль дилеры “Кан Авто” компанияләр төркеме
Брендпартнер ИСЕРТКЕЧСЕЗ «Белый Кремль» сырасы
16 Октябрь 2019
Шулай ук укыгыз