100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
16 Гыйнвар 2019

Иркә & Элвин Грей: кем кемне иркәләргә тели?

Кичә кич Элвин Грей (Радик Юльякшин) Инстаграм аша Иркәгә бер-бер артлы өч  җырлы хәбәр юллаган. “Иркәләмә мине, иркәләмә мине, иркәләмә мине, Иркәм...” дигән сүзләрне көйләп, Иркәнең рәсми аккаунтына сылтама да куйган Элвин! Җавап озак көттермәде. Иркә дә Инстаграмнан Радикка шул ук сүзләрне көйләп, видео-җавап җибәрде. Бу ни бу?!
Дөрес, “Сториз”дагы видеода “Бәлки дуэт ясарбыз” дип тә язган Радик. Ә менә Иркә үзе яздырган видеода уртак җыр турында берни әйтми... Юкса, җырчыларның фанатлары өчен шәп яңалык буласы да бит..
Кызык... Бу аралашуның дәвамы булырмы?? Нәтиҗәсе ниндирәк булыр икән... Димәк, күзәтәбез!
Элвин Грей белән Иркәнең әлеге видеоларын күрергә өлгермәгәннәр, ашыгыгыз. “Сториз”дагы әлеге язмалар тиздән юкка да чыгачак.
16 Гыйнвар 2019
Шулай ук укыгыз