100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
16 Октябрь 2018

Музыкаль кастинг! Финал!

Veni. Vidi. Vici. Килде. Күрде. Җиңде.
Гай Юлий Цезарьның канатлы сүзләрә өч егеткә дә туры килә. Өчесе дә “Татар радиосы” һәм “Барс Медиа” татар медиа группасы оештырган “Музыкаль Кастинг”ның финаль стадиясенә чыктылар. Киләчәктә “кастинг” җиңүчесе булып берсе генә калса да, без бу егетләр белән якынрак танышыйк әле.
Игътибарыгызга – Миндияр, Радик һәм Ислам турында кызыклы мәгълүмат.

23123123.jpg

Беренче яшь җырчыбыз Радик Шәрәфиев, 18 яшь. Радик үзе Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылыннан. Әлеге вакытта Культура институтында, музыка факультетында укый. Әмма, әйдәгез әле стандарт биография буенча барганчы, Радикны үзен, шәхси ягыннан анализлап алыйк. Радик әле яшь, шуңа күрә “үзен эзли”. Әмма бу аңа кешеләр белән уртак тел табырга комачауламый. Мәхәббәткә ышана, кызлар белән танышканда күзе беренчедән чәчләренә төшә. Киләчәккә планнар корырга яратмый, “бүген” яши. “Кастинга үземне ничек бар – шулай күрсәтәм” ди Радик. Яңа релизлар чыгарырга ашыга. Бәлки “Татар радиосы”нда да яңа җырларын әле ишетербез!

123.jpg

Тагын бер финалистыбыз – Миндияр Шаймарданов, 25 яшь. Теләче егете. Миндияр – Казан консерваториясендә белем ала. Димәк, музыкага бик җитди карый. Шулай булса да, күңеле белән Миндияр – романтик шәхес. Дөньяга карап, сөенеп яши. Хатын-кызда тышкы матурлык белән бер рәттән эчке дөнья матурлыгы булырга тиеш дигән принцип буенча яши. Музыкада планы бер – танылган, халык яраткан җырчы булырга. Бу, һичшиксез, киләчәктә дә егеткә булышыр.

2134.jpg

Соңгы жюри сайлаган финалист – 20 яшьлек Ислам Кәлимуллин. Казан театр училищесына Самара өлкәсеннән килеп укый. Ислам чыннан да гади кеше. Әмма аның барлык иҗат кешесенә сыйфатлы бер проблемасы бар – ул кешегә ачылып, үз җанын рәнҗетүдән курка. Шуңа еш “битлек” киеп йөри. Моны ул үзе дә начар ягы дип саный һәм үз өстеннән зур эш алып бара. Чын мәхәббәткә ышана. “Мәхәббәт – ул илһам!” ди. Мәхәбәттә ихласлылык кадерен белә. Әлеге вакытта кызы юк. “...Алар бит чәчәк кебек. Чәчәккә су сипкән кебек, кызларны җылыга күмергә кирәк. Минем күңелем җылы дип ышанам, әмма вакыт җитми... Ә кызларга әле тоталь игътибар да кирәк бит... ләкин мин иҗат эшендә үземне табырга максат куйдым” дип фикерли Ислам. “Музыкаль кастинг” бу максатта булышыр дип ышанабыз.

Өч егет, әмма берсе генә “Татар радиосы” һәм “Барс Медиа” татар медиа группасы оештырган “Музыкаль Кастинг”ның җиңүчесе исемен алачак. Алар төрле һәм һәрберсе үзенчәлекле, үз стиле белән, үз планнары белән. Алда да егетләрне күзәтеп торачакбыз. Шанслары тигез.
Һәрберсенә дә уңышлар телибез. “Алдагы этапта үзләрен ничек итеп күрсәтер икән” сорау белән кыска гына танышу мәкален тәмамлыйбыз.
Ә сезнең шәхси симпатиягезне кем яулады?..
16 Октябрь 2018
Шулай ук укыгыз