100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
 ХХ Халыкара «Татар Жыры» эстрада фестиваленә багышланган матбугат очрашуы
12 Декабрь 2019

ХХ Халыкара «Татар Жыры» эстрада фестиваленә багышланган матбугат очрашуы

Буген ХХ Халыкара «Татар Жыры» эстрада фестиваленә багышланган матбугат очрашуы булып узды. Пресс-конференциядә: “Барс Медиа” компанияләр группасының директорлар советы рәисе - Камил Гәрәев,  XX Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестиваленең баш режиссеры Лина Арифулина, Татарстан Республикасының халык артистлары - Хәмдүнә Тимергалиева  һәм  Гүзәл Уразова,  Башкортостан Республикасының атказанган артисты - Elvin Grey, «Барс Медиа» концерт-агентлыгының җитәкчесе,  XX Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестиваленең башкарма директоры - Талия Арсланова  катнашты.
Быел “Татар Җыры” фестивале Пирамида сәхнәсендә 20 тапкыр узачак. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы  узган бер елга гына түгел, ә тулаем 20 елга нәтиҗә ясалачак.  Бәйрәм сәхнәсендә соңгы ике дистә елның иң популяр җырлары яңгыравы  - юбилей концертының төп үзенчәлеге.
Узган атнада фестивальдә катнашучы артистларның исемнәре игълан ителгән булса,  бүгенге очрашуда  гала-концертның алып баручылары да билгеле булды. Масштаблы шоуны ТР атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм ТР халык артисты Искәндәр Хәйруллин алып барачак. Лина Арифулина сүзләренә караганда, тамашачыны бик күп сюрпризлар көтә! Ә тантананың төп герое – тамашачы булачак, диде ул.
Гомумән, быелгы җыр бәйрәме алдагыларыннан шактый аерылып торуын да ассызыклады оештыручылар. Елның иң көтелгән вакыйгаларының берсе – “Татар Җыры” фестивале 21 декабрь көнне Пирамидада узачак. Грандиоз тантанагы  билетларны Пирамида кассасында һәм касир.ру сайтыннан алырга була.
12 Декабрь 2019
Шулай ук укыгыз