100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
23 Декабрь 2019

ХХ Халыкара “Татар Җыры” фестивале гөрләп узды

21 декабрь көнне “Пирамида “ концерт лар залында ХХ Халыкара “Татар Җыры” фестивале гөрләп узды.
Тантаналы бәйрәм кичен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Ул фестивальне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм сәхнәсендә эстраданың иң якты йолдызлары Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, Эльмира Калимуллина, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Салават – барлыгы 23 җырчы соңгы елларның иң популяр хитларын башкарды.

IMG_5279.jpg

Концертның иң тәэсирле мизгелләрнең берсе - безнең арадан киткән Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Әлфис Кыямов, Вәсилә Фәттахова, Илһам Шакировны искә алу булды. Сәхнә артыннан күсәтелгән җанлы аралашу исә тамашага динамика өстәп җибәрде.
IMG_5261.jpg
Җыр бәйрәмен һәр елдагыча меңәрләгән кеше ТатМузТВ каналыннан туры трансляциядә карады.
Фестивальдә эшләгән фотографларыбызга рәхмәтләр белдерәбез: Марат Хафизов, Давид АветисянИлнар Сафиуллин. Барлык фотоларны безнең рәсми төркемдә ВК челтәрендә күрә аласыз

IMG_5234.jpg
23 Декабрь 2019
Шулай ук укыгыз