100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Рафил Җәләлиев: “Халык сораганны гына җырлап йөреп булмый”
20 Сентябрь 2019

Рафил Җәләлиев: “Халык сораганны гына җырлап йөреп булмый”

Бүген “Уян, Татар! 700 агентлары” эфирга кунакка Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйлфанованы чакырды. Иҗатларындагы яңалыклар турында сөйләштек. Җырчылар гаиләсе үзләрен гадәти булмаган дуэт буларак күрә, беркемнән дә үрнәк алмый. “Әлбәттә, без башка дуэтлардан әлегә 1 баскычта астарак, популярлашып кына киләбез. Тик популяр булу өчен, халыкка ошый дип кенә үзебезгә ошамаган, мәгънә салынмаган, зәвыкъка ия булмаган җырларны җырлап йөрмиячәкбез. Безнең остазларыбыз әйткәнчә, җырчы – сәхнәдә, димәк, тамашачылардан югарырак. Алар безне түгел, без аларда зәвыкъ тәрбиялибез. Үзебезнең концертыбызны булдыру теләге белән яшибез. Өстенлекне халык җырларына бирәчәкбез, чөнки туган телебезне саклауны үзебезнең бурычыбыз буларак күрәбез. Ә халык җырларын истә тоту – туган телеңне саклау дигән сүз”.
20 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз