100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Ни өчен Бәрәңге районыннан Рүзилә үзенә Рината Тей тәхәллүсен сайлаган?
11 Сентябрь 2019

Ни өчен Бәрәңге районыннан Рүзилә үзенә Рината Тей тәхәллүсен сайлаган?

Рүзиләгә кечкенәдән Рината исеме ошаган , чөнки әтисенең исеме – Ринат. 20 яшендә паспорт алыштырганда да исемен Рината дип яздырырга уйлары булган, тик танышлары һәм туганнары “мулла кушкан исемең бит”, дип аны бу уйдан кире күндергәннәр. “Үземнең сольный карьерамны башлагач, миңа тәхәллүс кирәк иде. Чөнки Рүзилә исемен күпләр бозып, “Рузалия” дип әйтәләр. Руслар алдында да чыгыш ясарга туры килә, яңгырашлы исем кирәк иде. Ринат – әтиемнең исеме, Тей – әти сүзеннән алынды, “әтәй” дип тә эндәшәбез бит. Шулай Рината Тей булдым инде мин”, дип сөйләде җырчыбыз.
11 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз