100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Гүзәлия белән Рүзилә Хәертдинова ничек бергә эшли башлаганнар?
24 Сентябрь 2019

Гүзәлия белән Рүзилә Хәертдинова ничек бергә эшли башлаганнар?

Бу сорауга Рүзилә Хәертдинова “Уян, Татар! 700 агентларына” җавап бирде.
“Без Гүзәлия белән очраклы рәвештә бергә эшли башладык. Иҗат юлым башында җырлар авторы кирәк иде. Мин Гүзәлияне үзем эзләп таптым. Башта Айдар Тимербаевка мөрәҗәгать иткән идем  – ул миңа җавап кайтармады. Гүзәлия – минем яраткан җырчым. Шул сәбәпле, аның белән элемтәгә чыктым. Ул миңа шундый кырыс, таләпчән, усал булып тоелган иде. Шулай итеп, ул миңа 3 җыр җибәрде, мин “Көтәм” дип исемләнгәнен ошатып, аны яздырдым. Гүзәлия минем талантымны күреп алды, җырлар иҗат итәргә ризалашты. Шулай бергә эшли торгач, мин Гүзәлиядән продюссерым булуын сорадым”.
24 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз