100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Апалы-сеңелле Ряхимовалар арасында конкуренция бармы?
9 Сентябрь 2019

Апалы-сеңелле Ряхимовалар арасында конкуренция бармы?

Бу сорауны без Динара Ряхимовага бирдек.
“Әйе, тамашачылар безне чагыштырып карыйлар, кайбер вакытта хәтта бутыйлар да. Без төрле фамилияләр астында чыгыш ясыйбыз: Мин – Ряхимова, апа – Ганиева. Шул гына коткара. Безне икебезне дә иҗат юлына әти бастырды. Әти яшь чагыннан бирле баянда уйнаган, шулай ук, җырчы да. Шул сәбәпле, минем бар балачагым сәхнәдә чыгыш ясап, төрле чараларда катнашып үтте. Безнең өчен баян гаилә әгъзасы буларак санала, әти-әни шундый тәрбия бирделәр.
Тамашачылар арасында мине апам ярдәмендә генә күтәрелгән дип уйлаучылар ялгыша. Бүгенге көндә мин актив иҗат итәм: яңа сезонга әзерлек бара, “Серләремне җилләргә сөйлим” җырына клип төшерелә. Үземнең командам бар, алар белән яңа бию стилен өйрәнү өстендә эшлибез.
Апа белән мөнәсәбәтләребез бик җылы, ул минем иң якын кешем. Безнең ниндидер конкуренция, көндәшлек  турында уйлаганыбыз да юк. Гаилә һәркем өчен изге. Уртак эшебез, юлыбыз булганга без шат кына”, – дип җавап кайтарды Динара Ряхимова.
9 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз