100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Эльмира Сөләйманова: "Эстрадага килгәнче, ун ел кибеттә сатучы булып эшләдем"
5 Сентябрь 2019

Эльмира Сөләйманова: "Эстрадага килгәнче, ун ел кибеттә сатучы булып эшләдем"

Бүгенге көндә танылган җырчы Эльмира Сөләйманова эстрадага килгәнче, ун ел кибеттә сатучы булып эшләгән, шунда ук булачак тормыш иптәше Дмитрий белән танышкан. Тик Эльмирага җан азыгы булган җыр һәм моң аны эстрадага алып килә.
“Популярлык өчен һәр артист нинди дә булса корбан китерә. Минем очракта - ул үз балаларымны тәрбияли алмавым. Юк, карьера беренче урында дип әйтүем түгел. Беркайчан да алай булмаячак. Әмма концертлар, гастрольләр үзенекен эшли. Кайчак айлар буе өйгә кайтмыйсың. Инде кайтуга балалар үсеп бетәләр, йөзләре үзгәрә... Кызымны 5 айлык чагында дәү әнисе белән калдырдым, ә 20 көнлек улымны кәрзингә салып, үзем белән концертларга алып чыгып киттем”, ‒ дип сөйләде Эльмира Сөләйманова.
5 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз