100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Зөлфия Вәлиевага психологка уку ни өчен кирәк булган?
11 Февраль 2019

Зөлфия Вәлиевага психологка уку ни өчен кирәк булган?

ЗөЛәйЛә төркеме солисты, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Зөлфия Вәлиева күптән түгел генә Казанның мәдәният һәм сәнгать институтында психологка укып чыккан.

Әлеге укуның, беренче чиратта үзе өчен кирәк булуын әйткән җырчы “Татар радиосы”нда һәр якшәмбе чыгучы “Менә мондый кич” тапшыруында.

“Бер ара театрда да рольләрсез утырырга туры килде. Чөнки спектакльләргә йә бик яшь, яисә олырак яшьтәгеләр кирәк булды. Мин исә – урталыкка эләгәм. Бу, әлбәттә, үзем өчен дә авырга туры килде”, дип сөйләде Зөлфия.

Күңел төшенкелегенә, депрессиягә бирелмәс өчен, актриса психология серләренә төшенеп, яңа һөнәр үзләштергән.

Автор: Гүзәл Зиатдинова
11 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз