100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
24 Ноябрь 2017

Айваз Садыров: Әнием кебек кыз эзлим

Якынлашып килүче әниләр бәйрәме уңаеннан, "Татар радиосы"ның баш мөхәррире Айваз Садыров "Сөембикә" журналына интервью бирде.


Әнием – Садыйрова Резидә Илдус кызы.
Мәдәниятка, сәхнәгә мәхәббәт миңа әнидән күчкән дип саныйм. Әни мәктәптән үк үзе шигырьләр сөйләп, җырлап, спектакльләрдә катнашып йөргән. Кечкенәдән иҗади оештыру сәләте дә көчле аның, гаиләдә, дус-туганнар арасында очрашу-бәйрәмнәрдә культмасса дилбегәсе аның кулында. Арча районы Кышкар авылында клуб мөдире булып эшләгәндә авыл халкы яхшы тойгандыр аның бу сәләтен.



Әнине мин бик хөрмәт итәм, ул миңа һәр яклап үрнәк. Шулай да аның иң төп, аерып тора торган сыйфаты – гаделлек. Бу яктан мин аңа аеручы нык охшарга тырышам.


Иҗатка килгәндә, бәхәсләр дә булмый түгел, безнең халык әйтмешли, җеннәребез бер. Кайвакыт шактый кызып киткән чакларыбыз да була. Сәхнәдә үз-үземне тотышыма, киенүемә, сөйләмемә ул беренчеләрдән булып бәя бирә. Кайвакыт ул бәяне мин авырлык белән кабул итәм. Күпмедер вакыт узганнан соң, мең кат уйлап, аның белән барыбер килешәм.



Кечкенә вакытымда булган бер хәл һаман истә: ничектер мин әнигә, үскәч, телеведие һәм радиода эшлисе килүемне әйттем. Җавап итеп әнинең: «Әй, улым, сиңа тагын телевидение! Аның өчен бик тырыш булырга кирәк», – дигәне истә. Ачу килгән иде минем шул чакны. Бәлки, шул вакытта әни махсус мине сынар өчен әйткәндер, мин аның әйткәненә җавап итеп, «менә күр әле» дип, үз юлымны радио-телевидениедә тапканмындыр. Кечкенәдән минем иҗади башлангычларымны күккә чөеп мактаучы булмады гаиләдә. Бу дөрестер дә бәлки. Бик еш шундый очрак белән очрашам: радиога бер егет яки кыз җырын алып килә. Җырлый белмәгәне ачык аңлашыла. Шулай дип әйтәбез дә моңа, бу гаҗәпләнә, безнең белән килешми. Чөнки җырлый белмәсә дә әти-әнисе кечкенәдән, матур җырлыйсың, улым, дип үстергәннәр. Илюззиядә үскән бала.

Минем әни бик тәмле пешерә дә әле. Шуның аркасында мин шушы яшемә җитеп, күкәй тәбәсеннән башканы пешерә белмим. Әни кебек тәмле пешерә торган хатын гына насыйп булса инде...


Әнигә саулык-сәламәтлек, әти белән тигез тормыш телим. Безнең кадер-хөрмәтне сизеп, тоеп яшәсеннәр иде.


 

материал http://syuyumbike.ru/ сайтыннан алынды 
24 Ноябрь 2017
Шулай ук укыгыз