100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Динә Гәрәева: «Һәр җырның үз бәясе бар»
22 Ноябрь 2017

Динә Гәрәева: «Һәр җырның үз бәясе бар»

Елына 150шәр «солянка» концерты, иң дәрәҗәле һәм масштаблы музыкаль вакыйга – «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале, ТМТВ татар музыкаль телевизион премиясен тап­шыру тантанасы, «Татар радиосы» хитлары, яшьләрне бергә туплаучы татарча дискотекалар – болар «Барс-Медиа» татар медиа группасы башкарып килә торган эшләрнең бер өлеше генә.
Иң мөһиме, яше дә, урта буын да бердәй яратып кабул итә торган зәвыклы чаралар дисеңме, радио һәм музыкаль канал булсынмы – барысы да татарча – каныбызга һәм җаныбызга сенгән үз туган телебездә! Бүгенге сәхифәбезнең кунагы – «Татар радиосы» радио­станцияләр челтәре директоры Динә ГӘРӘЕВА белән татар теле, радионың аны саклауга керткән өлеше, җырларның сыйфаты турында сөйләштек.
Иң мөһиме, яше дә, урта буын да бердәй яратып кабул итә торган зәвыклы чаралар дисеңме, радио һәм музыкаль канал булсынмы – барысы да татарча – каныбызга һәм җаныбызга сенгән үз туган телебездә! Бүгенге сәхифәбезнең кунагы – «Татар радиосы» радио­станцияләр челтәре директоры Динә ГӘРӘЕВА белән татар теле, радионың аны саклауга керткән өлеше, җырларның сыйфаты турында сөйләштек.
– Динә, туган телгә мәхәббәт гаи­ләдән башлана. Сез өйдә татарча сөйләшәсезме?
– Гаиләдә ике телдә сөйләшсәк тә, татар теле өстенлек итә. Әти-­әнием икесе дә педагогика институтында белем алганнар. Әнием Рәйсә – рус теле һәм әдәбияты бүлеген, әтием Марат тарих факультетын тәмамлаган. Гаиләбез 1985-1991 елларда Кощак хәрби шәһәрчегендә яшәде. Шунда мине рус балалар бакчасына биргәннәр. Гаиләдә дә, Арчада яшәүче дәү әти-дәү әни янында да бары тик татарча гына аралашканлыктан, русча белмәгәнмен. Ләкин өч ай бакчага йөргәннән соң, рус телен – аңлый, ә туган телне оныта башлаганмын. Шуннан соң I сыйныфка Казанның 13нче татар гимназиясенә укырга кердем. Әти-­әни әйтүләренчә, алар минем татар телен яхшы белүемне теләгән һәм шуңа күрә милли тәрбия, дисциплина көчле булган мәктәпне сайлаган.
Ике елдан соң аны рус һәм татар сыйныфларына бүлгәли башлагач, укуымны 155нче гимназия­дә дәвам иттем. Ул чагында мәктәп бик көчле иде һәм барлык фәннәр дә татар телендә укытылды. Бүген мин татар телендә яхшы аралашам икән, монда гаиләдәге тәрбия­нең һәм мәктәпнең роле зур. Һәм, әлбәттә, дәү әни белән дәү әти тәрбия­се көчле булды, чөнки җәйге каникулларым авылда уза иде. Аннан соң кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Гимназия­дә татар, рус телләрен кала, гарәп, төрек һәм инглизчә өйрәндек. Күп тел белүнең беркемгә дә зыяны тигәне юк. Аны өйрәнергә теләмәү – ялкаулык. Ә туган телне белмәү – ялкау­лык кына түгел, наданлык та.
– Ә үзең җитәкләгән «Татар радиосы»ның татар телен саклауга керткән өлешен ничек бәялисең?
– Татар телен өйрәнүдә чираттагы этап – әйләнә-тирә мохит, эш. «Татар радиосы»нда 16 ел дәвамында 24 сәгать буена татар музыкасы һәм татар сөйләме яңгырый. Кеше җыр аркылы телне өйрәнә. Бүген иң популяр татар җырчыларын тыңлап, 12-14 яшьлек кызлар-егетләр татар телен өйрәнә башлады. Моны инкарь итәргә ярамый. 24 сәгать буена татар телендә музыка яңгырату, ди-джейларның татар телендә генә эшләүләре халыкка зур тәэсир ясый. Рус, инглиз радиостанцияләре бик күп. Ә менә татар телендә генә эшләүчеләр аз. Без яшьләр өчен хезмәт итәбез. Коллективыбыз да яшь егет һәм кызлардан тора. Шуңа күрә әгәр алып баручыларыбыз чын, дөрес, әдәби телдә сөйләшсә, яшьләр безне тыңламаячак.
c3fe1fe43b207b882c6750f5970f3c7c.jpeg
Газета укучылар дөрес аңласын иде, матур итеп сөйләмибез, димим, ләкин без замана таләпләренә туры китереп эшлибез. Шуның өчен кайвакыт ихтирамлы кешеләр шалтыратып: «Алай сөйләргә ярамый», – дип тә әйтә. Без моны үзебез дә беләбез. Ләкин максатыбыз – үзебездән ерагайтмыйча гына тулы бер буынны үстерү. Безне 16 ел элек тыңлый башлаган 10-12 яшьлек яшүсмерләр инде үсеп җитеп, үзләре үк гаиләле булды, балалар тәрбияли. Безнең максат – шуларны үстереп, татар телле радиостанцияләрнең аудиториясен тагын да киңәйтү. Тагын ун елдан соң да алар безнең белән калсын өчен тырышабыз. Әлбәттә, әлеге буынның барысын да калдыру мөмкин түгел.
Шуларның 50 процентын калдыра алсак та, максатыбызга ирештек, дип санар идек. Хәзер җырчылар да заманча җырлар иҗат итә башлады, чөнки яшьләрдә моңа ихтыяҗ бар. Артист нинди генә телдә җырласа да, аранжировкасы, музыкасы яхшы булса, яшьләр аны рәхәтләнеп тыңлый. Моны үзебезнең дискотекалардан да чыгып әйтә алам. Монда иң мөһиме – бик матур, заманча музыка булырга тиеш. Шуңа күрә җырчылар да сыйфатлы музыкага өстенлек бирә. Минемчә, ике-өч ел эчендә генә дә музыканың сыйфаты бер баскычка күтәрелде. Җыр сүзләре буенча әйтә алмыйм, чөнки радиода беренче чиратта җырның музыкасы колакка керә.
Җырның сүзләре дә мәгънәле булырга тиеш, әлбәттә. Бу өлкән буын тамашачысы, тыңлаучысы өчен аеруча мөһим. Ә яшьләр музыкага игътибар итә. Без хәзер ди-джейларның да сөйләүләрен мөмкин кадәр киметтек, күбрәк музыка, лайт-версия тәкъдим итәбез. Радиостанция башны ял иттерергә, кешене арытмаска тиеш. Бүгеннең иң рейтинглы тапшыруларына килгәндә, алар - «Уян, татар» һәм «Музыкаль каймак».
«Хәерле иртә, Австралия» тапшыруында исә социаль проблемалар күтәрелә, дебатлар оештырыла. Яхшы контент эшләп, шәп идеялар булган тапшырулар уңышлы була. 24 августта Горький-Әмәт паркында радионың туган көнен билгеләп уздык. Атна уртасы булуына карамастан, концертка 30 мең тирәсе кеше җыелды. Шуларның 70 проценты 25-35 яшьлекләр иде. Бу безнең кебек дәүләти булмаган радиостанция өчен бик яхшы күрсәткеч. Төп максатыбызның берсе аудиторияне тота белү булса, икенчесе – радиостанцияне тәэмин итә торган реклама агентлыгының эше. Әгәр без начар контент күрсәтсәк, начар җырлар куйсак, тыңламасалар, радиостанцияне реклама белән тәэмин итеп тора алмас идек. Гел акча эшләүне дә максат итеп куярга кирәкми. Ә безнең хәзер, Аллага шөкер, алтын урталыкны табып эшлибез, дип әйтергә тулы җирлек бар.
– Динә, еш кына радиода яңгыраган җырларны начар сыйфатлы булуда гаеплиләр. Сез үзегез әлеге тәнкыйтьләргә ничек карыйсыз?
– Сүз дә юк, яңа, сыйфатлы, заманча җырлар булырга тиеш. Ләкин без 24 сәгать буена һаман шул ук биш-алты җырчының җырын әйләндерә алмыйбыз. Эфирга көненә 400дән артык җыр чыга! Төрле җырлар бар, әлбәттә. Ләкин: «Менә бу җыр яхшы, ә менә монысы начар», – дип кем генә кистереп, объектив бәя бирә ала икән соң? Сез әле безгә нинди җырлар алып килгәннәрен белмисез! Аларны да эфирга чыгарсак, үзебезнең дә, тыңлаучыларның да чәчләр үрә торыр иде. Җырларның сыйфатлары начар дисәләр дә, мөмкин кадәр иләктән иләргә тырышабыз.

Һәм таләпләр елдан-ел катгыйланачак. Киләчәктә эстрадада лу таләпләргә тулысынча җавап бирә алганнар гына калачак. Безнең татар җырлары яхшымы, начармы дигән сорауга бик гади итеп кенә җавап бирер идем: һәр җырның да, һәр җырчының да үз бәясе бар. Кайбер җырчылар яхшы аранжировка эшләтә, сыйфатлы музыка яздыра ала. Ә икенчеләренең моңа финанс мөмкинлекләре җитеп бетми. Кайберәүләр елына 250-300шәр концерт куйганда, башкалары биш-алты тамаша белән генә чикләнә. Мин моңа бәя бирмим, ләкин шуны аңлатасым килә: һәр кеше җырны да үз мөмкинлекләренә карап иҗат итә. Сыйфатка шул да тәэсир итә. Кайберәүләр пиар белән мавыга. Андыйлар стандарт булмаган җыр аша да үзләренә игътибар иттерер­гә мөмкиннәр.
Без тыңлаучыларга яңа иҗат әсәрләрен дә, ретро җырларны да тәкъдим итәбез. Материал яңарып торсын өчен, матур җырлар эзлибез. Ике ел эчендә форматны үзгәрттек. Үзебезнең концертларны оештыра башладык. Инструменталь ансамбль белән тамашалар куябыз.
– Динә, фонограммага карата булган фикереңне дә ишетәсе килә.
– Халык: «Җырчылар фонограммага җырлый», – дип сөйләргә ярата. Ләкин бер кеше дә аның нәрсә икәнен белми. Фонограмма – авыз ачып тору гына түгел. Хәзер техника бик алга киткән замана. Әгәр артистлар яхшы концерт фонограммасы ясасалар, залда утырган бер кеше дә аны сизмәячәк. Минем иң җенем сөймәгәнем – фонограмма, ләкин телевидение өчен төшергәндә, ачык һавада тамаша куйганда, ансыз булмый. Шуңа күрә кайвакыт мөмкин, ләкин концертлар вакытында артистның фонограммага җырлавы минем өчен – абсурд. Безгә фонограммага бәйле тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә.
Ләкин бер генә артистка да: «Фонограммага җырла», – дип әйткәнебез юк. «Солянка» концертларында һәр артист ничек җырлаячагын үзе хәл итә. Шулай да хәзер фонограммага җырлау күренеше азайды. Җырчылар үзләре дә камилләшергә омтыла. Көчле конкурентлык шартларында бу башкача була да алмый.
file.jpg
– Татарча җырласалар да, туган телләрендә сөйләшә алмаган, шул телдә әңгәмә бирә алмаган җырчылар да бар бит.
– Минемчә, татар җырчысы татар матбугат чараларына һичшиксез татар телендә әңгәмә бирергә тиеш. Кызганыч, тик чыннан да, русча сөйләшүче җырчылар бар. Чит илгә ял итәргә баргач, татар кешесе үз туган телендә сөйләшергә ояла. Бу – иң начар күренеш. Ничек инде туган телеңнән оялырга мөмкин? Яшьләрдә татар телендә сөйләшү модасын булдырырга кирәк. Татар телендә яхшы аралаша торган ике татар кешесе очрашкач, үз туган телендә сөйләшми. Моны бөтенләй аңламыйм! Ни өчен шулай? Бу сорауга беркем дә җавап бирә алмый.
Мин, мәсәлән, әгәр әңгәмәдәшем татар телен белә икән, рәхәтләнеп үзебезчә сөйләшәм. Гомумән, татарча сөйләшергә бик яратам. Соңгы вакытта шуңа игътибар итәм: танышларым, дусларым татар телендә аралаша, смс-хәбәрләрне татар хәрефләре белән яза башладылар. Менә шуның алга таба да дәвам итүен телим. Ягъни яшьләр арасында бу модага кереп китсен иде. «Татар телендә сөйләшү – текә!» – дип әйтерлек булсын иде. Безнең үзебезгә дә татар телен камил белә торган яки креатив белгечләр җитми. Татар телен белү генә җитми, кешедә милли җанлылык булырга тиеш.
– Һәр елны сез тамашачыларны грандиоз тамаша – «Татар җыры» халыкара җыр фестивале белән сөендерәсез. Аның максатлары нидән гыйбарәт?
– Алдан ук әйтәм, бу проект бе­лән без бернинди дә акча эшләмибез. Мең тамашачыга сатылган билет бәясе тамашага тотылган чыгымның бер өлешен генә каплый. Монда бөтенләй башка максатлар күз алдында тотыла. Беренчедән, без «Барс-Медиа» компаниясенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясыйбыз. Икенчедән, бу татар халкының үз татар җыр фестивале булырга тиеш дигән теләктән башланган эш. Кайсы фестиваль 18 ел буе үткәрелә? Дәүләт фестивальләре дә бу кадәр эшләми. Ә безнең заллар шыгрым тулы була. Билет бәяләре 8-9 мең сум торса да, концерт башланырга бер ай кала алар сатылып бетә. Димәк, халыкка ошый. Хәзерге көндә бу – иң заманча, иң алга киткән, иң яхшы җыр­лар һәм җырчылар катнаша торган тамаша. «Татар җыры» – безнең иң затлы продуктларыбызның берсе. Без аны ел саен камилләштерергә омтылабыз, әмма кайвакыт, кайбер сәбәп­ләр аркасында, куйган максатларыбызга тулысынча ирешеп тә бетеп булмый.
Беренчедән, яхшы зал кирәк. Икенчедән, «Пирамида» сәхнәсе кечкенә, бөтен мөмкинлекләр дә юк. Шулай да бүгенгә моннан да яхшырак татар телле фестивальнең булганы юк. Әгәр бездән дә уңышлырак эшләүчеләр булса, аларга барып, киңәш сорар идем. Эшләмәсәң, күрмәсләр иде. Шуңа күрә тәнкыйть сүзләренә тыныч карыйбыз.
– 16 октябрьдә сез радио­станция­гезгә зур кунак – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны кабул иттегез. Аның белән очрашу шәхсән үзеңдә нинди хис-кичереш­ләр калдырды?
– Президентны без бер форумда көтмәгәндә очратып, үзебезгә кунакка чакырган идек. Һәм ул аны кабул итеп алды. Гомумән, моңа кадәр Президентның татар телле радиостанциягә бер тапкыр да килгәне булмаган икән. Бу безнең өчен зур вакыйга булды. Рөстәм Нургалиевич бездә бик яхшы тәэсир калдыр­ды, үзе дә яхшы кәеф белән китте. Татарча эшләүче яшьләрне күргәч, икеләтә сөенде шикелле. Сөйләшкән бөтен серләрне дә чишеп бетерәсе килми, шулай ул бик җылы, матур очрашу булды.

материал http://shahrikazan.com/ сайтыннан алынды.
22 Ноябрь 2017
Шулай ук укыгыз