100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Кастинг! DJлар эзлибез!
11 Февраль 2020

Кастинг! DJлар эзлибез!

“Татар радиосы” диджейларга кастинг игълан итә!
Син! Әйе, син! Башың бар, тавышың бар, дусларың арасында син иң үткен теллесе, актив, креатив! Шул булган сәләтләрең белән нишләп ятасың телефоныңны тотып?!
Әйдә әле, уян! Без сиңа TOП-шанс бирәбез! "Tatar radiosi" профессиональ командасы сине үз креатив мафиясына чакыра.
Тавышыңны яздырып, аудиоязманы casting@tatarradio.ru адресына җибәр. Гомереңне үзгәртерлек зур адым алдыннан кечкенә генә киңәшләр сиңа:
1. Үзеңнең чыгышыңны радиоэфир кысаларына туры килерлек итеп әзерләргә тырыш. “Татар радиосы” диджейларының тыңлаучыларны ничек сәламләве, көн белән ни рәвешле таныштыруларын, җырларны ничек тәкъдим итүләрен тыңлап алу да артык булмас.
2. Чыгышың кыска, ләкин мәгънәле булсын.
3. Тавышыңны диктофонга да, махсус студиягә барып та яздыра аласың. Мөмкинлегеңнән чыгып эш ит. Бу очракта аудиоязманың сыйфатына караганда, күбрәк синең сөйләмеңнең эчтәлегенә, тавыш тембрына игътибар биреләчәк .
Шулай ук үзең турында тулы мәгълүмат калдырырга да онытма:
1. Исем, фамилияң
2. Туган көнең
3. Югары белемең
4. Телефон номерың
5. Кызыксынуларың
6. Татар эстрадасына мөнәсәбәтең
7. Яраткан (рус/татар) теле-радио алып баручыларың
8. Яраткан ТВ, радио шоу, программаларың
9. YouTube һ.б. социаль-челтәрләрдә караган блоггерларың
10. Әгәр дә мәктәп/университетта уза торган чараларда, КВНда катнашканың, концертлар алып барганың бар икән, бу турыда тулырак язып җибәр.
11. 1-2 фотоң да кирәк булчак.
12. "ВКонтакте"дагы шәхси битеңә сылтама ясарга да онытма!
13.* Блиц-сорау, уйламыйча җавап бир: гуччи яки прада?
Бәхетеңне ычкындыра күрмә! “Татар радиосы”белән яңа биеклекләр яула!
START! - МЕНӘ УЛ СИНЕҢ ШАНС!
11 Февраль 2020
Шулай ук укыгыз