100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
КАСТИНГ!
26 Октябрь 2015

КАСТИНГ!

“Татар радиосы” диджей егетләргә кастинг игълан итә!
Әгәр син төшеңдә дә, өнеңдә дә үзеңне “Татар радиосы” диджее итеп күрәсең икән, димәк...
Димәк, менә ул синең көтеп алган мөмкинлегең! Күптәнге хыялыңны тормышка ашырыр вакыт җитте!
Үзеңне алдынгы карашлы, юмор хисле, креатив фикерле татар егете дип саныйсың икән, кастингта үз көчеңне сынап кара!
Тавышыңны яздырып, аудиоязманы casting@tatarradio.ru адресына җибәр. Кечкенә генә киңәшләр:
1. Үзеңнең чыгышыңны радиоэфир кысаларына туры килерлек итеп әзерләргә тырыш. “Татар радиосы” диджейларының тыңлаучыларны ничек сәламләве, көн белән ни рәвешле таныштыруларын, җырларны ничек тәкъдим итүләрен тыңлап алу да артык булмас.
2. Чыгышың кыска, ләкин мәгънәле булсын.
3. Тавышыңны диктофонга да, махсус студиягә барып та яздыра аласың. Мөмкинленеңнән чыгып эш ит. Бу очракта аудиоязманың сыйфатына караганда, күбрәк синең сөйләмеңнең эчтәлегенә, тавыш тембрына игътибар биреләчәк .
Шулай ук үзең турында тулы мәгълүмат калдырырга да онытма:
1. Исем, фамилияң
2. Туган көнең
3. Югары белемең
4. Телефон номерың
5. Кызыксынуларың
6. Татар эстрадасына мөнәсәбәтең
7. Яраткан (рус/татар) теле-радио алып баручыларың
8. Әгәр дә мәктәп/университетта уза торган чараларда, КВНда катнашканың, концертлар алып барганың бар икән, бу турыда тулырак язып җибәр.
9. 1-2 фотоң да кирәк булчак.
10. "ВКонтакте"дагы шәхси битеңә сылтама ясарга да онытма!

Егет булсаң, егет бул, бу мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма!
“Татар радиосы” штурвалына утырырга бу синең бердәнбер шанс!
26 Октябрь 2015
Шулай ук укыгыз