НОВОСТИ

"Татар радиосы" Камалда!

27.03.2017


Театр көне уңаеннан "Татар радиосы" диджейлары һәм алып баручылары Камал театрында үзләре дә перформанс күрсәттеләр - театр хезмәткәрләре урыныннарына басып тамашачыны спектакль алдыннан шаккаттырдылар! Спектакль үзе дә бит радио тормышы турында! - "Мәхәббәт FM". Театр көне һәм радио белән бәйле спектакль - бу кичтә без һәр тамашачыга позитив эмоцияләр бүләк итәргә тырыштык! 
Шушы акциябез белән без барлык театрларны, театр хезмәткәрләрен һәм, әлбәттә, театр яратучыларны Бөтендөнья Театр көне белән котлыйбыз! Дусларбыз - Камал театры - бу эштә ярдәмегез өчен рәхмәт, бәйрәм белән сезне! 
Шулай ук видео өчен аерым "Балмай" иҗат төркеменә рәхмәт әйтәбез! Егетләр - чын профессионаллар! 
Тагын бер кат барыбызны да бәйрәм белән! Татар Театры мәңге яшәсен! 

Читайте еще: