100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
9 Декабрь 2019

“Татар Җыры”- Уфа: 8000 тамашачы, 29 артист һәм 38 җыр!

Өч төп шәһәрдә – өч концерт! Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган масштаблы концертларның беренчесе ноябрь азагында Мәскәүнең Кремль сараенда узган булса, икенчесе кичә - 7 декабрь көнне Башкортостан башкаласында урнашкан Уфа-Арена сараенда гөрләп узды. Сигез меңнән артык тамашачыны сыйдырган залда чып-чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Филүс Каһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъматуллин, Эльмира Сөләйманова, Әнвәр Нургалиев һәм татар эстрадасының тагын бик күп популяр артистлары соңгы елларда халык тарафыннан яратылып өлгергән иң шәп хитларын башкарды. Һәр образ уйланылган, һәр чыгыш үзенчәлекле, һәркайсы үзе бер шоу! Биергә теләүче тамашачылар туйганчы биеде, җырларга теләүчеләр рәхәтләнеп кушылып җырлады, кыскасы, бик хисле узган бу концерт күпләрнең хәтерендә искиткеч җылы, матур хатирә булып истә калачак.
“Татар Җыры” фестиваленең чираттагы грандиоз тамашасы – йомгаклау тантанасы 21 декабрь көнне Казанның “Пирамида” залында үтәчәк. 
WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.38 (2).jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.38 (1).jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.37.jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.37 (3).jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.37 (2).jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.37 (1).jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.36.jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.39.jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.39 (1).jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.38 (3).jpeg

WhatsApp Image 2019-12-08 at 22.00.38 (2).jpeg
9 Декабрь 2019
Шулай ук укыгыз