100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Вадим Захаров белән Зөфәр Хәйретдинов арасында низаг купкан
21 Июнь 2019

Вадим Захаров белән Зөфәр Хәйретдинов арасында низаг купкан

Вадим Захаров белән Россия авторлык җәмгыятенең (РАО)Татарстандагы вәкаләтле вәкиленең төп киңәшчесе Зөфәр Хәйретдинов арасындагы иҗади низаг турында Вадим үзенең Instagram челтәрендә хәбәр итте.

Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен сиңа утыз мең акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырын җырладыңмы? - дигән сораулар белән Инстаграм челтәрем тулды. Һәркемгә аерым язып тормыйм, ачуланмагыз", - дигән Вадим Захаров.
"Хәтерлисездер, 2019 елның 13 февралендә Филармониядә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан РАОга (ред.искәрмә. Авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыять) барып договор төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Шул килешү нигезендә концерттан кергән акчаның биш проценты аларга китә. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң агентлар үзләре килә дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга түгел, ә залга кереп концертны видеога төшергәннәр (аның өчен хокуклары бар микән, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый Хәйретдинов миңа шалтыратты. "Договор төзелмәгән җырлар бар, утыз меңне түлә, юкса йөз кырык мең булып судка китә", - диде. Кайдан алынган бу сумма дисәм: концертта мин бик хөрмәт иткән Рөстәм Закуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сәйфуллин җырлары җырланган икән", - дип яза ул.
21 Июнь 2019
Шулай ук укыгыз