Наши новости

«Радиосессия» фотоконкурсы тәмам!

26.01.2012
«Радиосессия» фотоконкурсы тәмам!

Җиңучеләр билгеле!

“Студентлар көне” уңаеннан “TATAR RADiOSI”ның www.vkontakte.ru сайтындагы официаль төркемендә студентлар өчен фотоконкурс игълан ителгән иде. Конкурсның кагыйдәләре: зачеткада соңгы биргән сессия битен ачып, шуның белән фотога төшәргә һәм махсус конкурс өчен булдырылган “Радиосессия” альбомына урнаштырырга.

Бәйгедә 5 кыз катнашты. Фотоларны карап, бәяләп, нәтиҗәләр 25 гыйнвар көнне “Кәпитәл шоу 2бәтәй” вакытында ясалды! Җиңүче дип Диләрә Кондратьева табылды! Диләрәне яхшы билгеләре белән котлап, алдагы укуында уңышлар теләп, 14 февраль көнне “Эрмитаж” клубында булачак “Изге Вәли” дискотекасына 2 чакыру билеты бүләк итәбез!!!

Калган кызларыбызны шулай ук игътибарсыз калдырмыйбыз! Рамилә Җамалиевага, Айгөл Сираҗиевага, Рамилә Сәфиуллинага, Ландыш Хәлиуллинага “TATAR RADiOSI”ннан бүләккә махсус сувенирлар!


Количество показов: 225

Возврат к списку


Материалы по теме: