
Миргаязов Алмаз Тагирович
Миргаязов Алмаз Тагирович – “TATAR RADiOSI”ның директоры
1977 нче елның 24 маенда Минзәлә шәһәрендә туган.
1998 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. КДУның Көнчыгыш телләрен өйрәнү институтында “Кытай теле һәм әдәбияты” белгечлеген үзләштергән.
Радиодагы эшчәнлеге 1997 елда башланып китә. Ел башында “Дулкын” радиосында ди-джей булып эшли башлый, ә 1997 елның ахырында иҗади эшчәнлеген Әмир Исламов исеме астында “Курай” радиосында дәвам итә һәм бик тиз арада “Курай”ның иң популяр ди-джейларының берсенә әйләнә.
2001-2004 елларда “TATAR RADiOSI”нда ди-джей булып эшли. Әйтергә кирәк, Алмаз Миргаязов “TATAR RADiOSI”нда радио барлыкка килгән 1нче көннән бирле эшли.
2004 нче елда “TATAR RADiOSI” директоры итеп билгеләнә.
Тел. 527-90-05
Хадиев Равиль Рушанович
Хадиев Равил Рушанович - “TATAR RADiOSI”ның техник директоры
1965 елның 26 февралендә Казан шәһәрендә туган.
1993 елда Самара шәһәренең информатика, радиотехника һәм элемтә интститутында радиоэлемтә, радио һәм телевидение буенча инженер белгечлеген үзләштереп чыккан.
“TATAR RADiOSI”нда 2004 нче елның февраленнән бирле эшли.
Тел. 527-90-05






