100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Чәчкә булачак ире белән ничек танышкан?
01.10.2019

Чәчкә булачак ире белән ничек танышкан?

“Мин кияүгә чыкмасмын, миңа моның кирәге юк, дип уйлый идем... Бервакыт миңа ВКонтакте социаль челтәрендә яшь кенә егет язды. Мин инде тәҗрибәле җырчы идем, аннан хәйрия концертына чакыру кабул иттем. Шул концерттан соң интернеттан языша башладык: Ирек миннән концертлар, афишалар турында сорый иде. Ул вакытта булачак тормыш иптәшем минем өчен малай гына иде әле, аңа “улым” дип эндәшә идем. Беренче тапкыр күзгә-күз “Океан” тукталышында очраштык. Сөйләшеп китеп, бергә концертларга, банкетларга йөри башладык. Ничек кияүгә чыкканымны сизми дә калдым, танышларга да шок булган иде”,− дип сөйләде Чәчкә тормыш иптәше Ирек белән танышуы турында.

Автор: Йолдыз Гибадуллина
01.10.2019
Читайте также: