100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Чәчкә ни өчен Минтимер Шәрип улына рәхмәтле?
24.09.2019

Чәчкә ни өчен Минтимер Шәрип улына рәхмәтле?

Чәчкәнең җырга булган сәләте аңа әбисеннән күчкән. Кечкенә чагында, ул икетуган абыйсы белән бергә әбисенә ярдәм итик дип, фермага бозаулар карашырга йөргән булган. Башка бозауларны пыяла шешәдән сөт имезеп йөргән вакытта, берсе почмакта янәсе үпкәләп утыра икән. Моны күреп, Чәчкә “Юкка упкәләгән булып, ятларга кирәсең бит...” дип җырлап та җибәргән. Шул чак әбисе оныгының җырга сәләтле булуын аңлап алган. Шул көннән башлап Чәчкәнең сәләтен үстерү өстендә эшләгәннәр. Чәчкә өчен әбисе бик якын кеше булган, бүген дә ул әбисен кызыклы тарих белән уртаклашып искә алды. Әлеге тарихта ул әбисенең алдынгы колхоз эшчесе буларак Минтимер Шәрип улы Шәймиев кулыннан бүләк алуы турында сөйли. Әбисен зурлаган өчен ул Татарстаныбызның беренче президентына хаман да рәхмәтләр укый.
24.09.2019
Читайте также: