100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Филүс Каһировның автобусы әйләнгән
07.02.2020

Филүс Каһировның автобусы әйләнгән

Хәл Мәләвез районында булган. Бу хакта җырчының хатыны, концерт директоры Эльмира Каһирова хәбәр итә.
«Һава шартлары начар булу сәбәпле, безнекеләр Казаннан 16 сәгать тирәсе килә, таулы урыннарда автобусны этәргә дә туры килә. Бер авылдан алар бөтенләй үтә алмый. Мәләвездәге дуслар ярдәмгә килә, алардан прицеп һәм аппаратураларны алалар.
Мәләвезгә килеп җиткәндә алардан «без әйләнеп капландык, ярдәм кирәк», дигән хәбәр килде. Без шок хәлендә идек. Шалтыратып, хәлләрен белештек, аларны алырга машиналар җибәрдек.
Концертны инде күчерергә җыенган идек, кәеф төште. Шулай да төркемне көттек. Алар: «Бик нык арыдык, ләкин концертны куябыз», диделәр. Шундый батырлык күрсәткән төркемебезгә, безне аңлаган тамашачыларга, төркемебезне ашаткан, сыендырган Рәхмәтуллиннар гаиләсенә, безгә ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез», - ди сөйли ул социаль челтәрдә.
07.02.2020
Читайте также: