100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
ТАТАР РАДИОСЫ 20 ЕЛ
6 Июнь 2022

ТАТАР РАДИОСЫ 20 ЕЛ

26 май көнне Татнефть Арена залында оза көтелгән, грандиоз тамаша - Татар Радиосы 20 еллык юбилеен зур масштаб белән бәйрәм итте!
Татар эстрадасының иң популяр җырчылары, оригиналь сәхнә куелышы һәм "Урал" мотоциклы, 360 градуслы сәхнә һәм 7 меңгә якын тамашачы - болар барысы да Татар Радиосы 20 ел концертында тупланды. Татар рухы белән ташып торган Татнефть Аренада  татар җырлары тагы да үтемлерәк булып яңгырады.

Концерт Диджей Алиның перфомансы һәм "Татар Радиосы"ның абруен үстерү өстендә күп еллар эшләгән һәм әлеге вакытта хезмәт куйган радио хезмәткәрләре чыгышы белән башланып китте.

"Гадәттә, концертны яшь башкаручылар башлап җибәрә. Без исә, концертның динамикасын саклап бару максатыннан, шоуны популяр җырчылардан башларга булдык. Бу үзгә алым күпләргә хуш килер дип уйлыйбыз,"- диде Гөлназ Сәфәрова.

Туган көн бәйрәмендә чыгыш ясадылар: Айдар Галимов, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Иркә, Рифат Зарипов, Салават Фәтхетдинов, Ильвира Хамматова, Ризат-Знира Рамазановлар, Айдар Ракипов, Мәликә, Азат-Алсу Фазлыевлар, Зөлфәт Хәким, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей.

Төрле уеннар, бүләкләр уйнату, тамашачыларның күмәкләшеп җырлауы Татар Радиосының 20 еллыгына тагы да бәйрәм өстәде дисә дә була. Концерт азагында хәзер радиода хезмәт куючы команда сәхнәгә чыгып, ТАТАР РАДИОСЫ ГИМНын башкарды. Тамашачы да әлеге данлыклы гимнны яттан җырлады.
6 Июнь 2022
Шулай ук укыгыз