100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Йога һәм медитация: чын файда яисә үз-үзеңне ышандыру?
15 Март 2022

Йога һәм медитация: чын файда яисә үз-үзеңне ышандыру?

Бүгенге вәзгыятьтә тәнеңне генә түгел, ә күңел халәтеңне дә сәламәт тота белергә кирәк. Моңа ярдәмгә йога, медитация, төрле сулыш күнегүләре һәм башка практикалар ярдәмгә килә. Ә никадәр алар ышанычлы һәм нәтиҗәле икән соң?
Ильвира Хамматова:
Җырчы йога, медитация кебек әйберләрне хатын-кызга аеруча кирәк дип саный. “Ниндидер эмоциональ тотрыклылык өчен, үзеңне тынычландыру максатыннан, салмак, җай белән бар нәрсәдән дә тәм табып яшәр өчен нәкъ шушы йога шикелле әйберләр кирәктер ул. Сулау практикалары, хатын-кыз өчен файдалы күнегүләргә үзем дә кайвакыт йөрештергәлим.” – дип бүлеште ул.

Зөлфирә Мирзаянова:
Йога белән шөгыльләнүне күпме генә мактасалар да, Зөлфирә фикере буенча, ул күренеш безнең менталитетка хас әйбер түгел. “Медитация өчен вакыт кирәк. Ә без буш вакыт чыктымы – бераз әниләргә булышырга дип авылга кайтып китәбез. Авылда йога дип утырсаң, “Эшең беткәнме әллә синең?” дип, артыннан да бирергә мөмкиннәр” – дип көлде җырчы. Ә стресстан ничек котыласыз дигән сорауга җавап гади булды. Ул – массаж урынына– мунчада чабыну, йога урынына – намаз.
15 Март 2022
Шулай ук укыгыз