100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Татар Радиосы КАСТИНГ игълан итә
6 Июнь 2022

Татар Радиосы КАСТИНГ игълан итә

Татар Радиосы алып баручыларга ЗУР КАСТИНГ игълан итә!
Син актив, креатив, сүз артыннан кесәгә кермисең һәм үзеңне алып баручы яки диджей итеп күрәсең? Димәк әлеге яңалык нәкъ синең өчен!

100.5 ешлыгында һәр иртән көчле тавышың белән халыкны уятасың килсә, радио киңлегендә авторлык тапшыруларың белән таң калдырырга теләсәң, “Татар Радиосы” проектларында һәм телевизор экраннарында балкыйсың килсә, тизрәк гариза тутырырга ашык.

Татар Радиосының ВКонтакте битенә шәхси хәбәрләргә үзең турында язып, хат юлла. МӨҺИМ: хатка берәр текст яки тарих сөйләп видео төшер һәм хатка беркет. Хат башында КАСТИНГ дигән код-сүз калдырырга онытма
Бәхетеңне ычкындыра күрмә! “Татар радиосы”белән яңа биеклекләр яула, таныл һәм хыялларыңны чынга ашыр
6 Июнь 2022
Шулай ук укыгыз