100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
СОРАУ-ҖАВАП: Кулдан нәрсә эшли беләсез?
24 Ноябрь 2022

СОРАУ-ҖАВАП: Кулдан нәрсә эшли беләсез?

- Кул белән нәрсә эшли беләсез? Тагы нәрсәгә өйрәнергә теләр идегез?
Ризат Рамазанов:
- Минем төзелеш эшләренә артык сәләтем юк. Ләкин кушкан һәр әйберне мин җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Мәсәлән, төзелеш эшендә еш кына көрәк белән казыйм, кирпеч ташыйм, калганнарның кәефен күтәрәм.

Дилә Нигъмәтуллина:
- Мин, гомумән, кул белән эшләргә бик яратам. Бала чакта да  мәктәптә нинди генә түгәрәкләргә йөрмәдем – макраме, агачтан кисү, бәйләү, рәсем, чигү һәм башкалар. Бу белемнәр миңа тормышта да бик кирәк булып чыкты. Мәсәлән, сәхнә костюмнарын да ательега бирми, үзем тегеп алам. Рәсем ясау исә макияжда бик кирәк булып чыкты.

Илсур Шәрипҗанов:
- Кул белән бөтен әйберне эшли беләм. Тик ут, электроэнергия өлкәсе миңа бөтенләй якын түгел. Розетка алмаштыра беләм ансы, тик ничек икәнен аңлап башкармыйм, күреп кенә белгәннәргә таянам. Шулай ук үзем ашарга пешерә беләм, төзү эшләрен бик яратам. Егет кешегә 70 һөнәр дә аз диләр. Мин менә шундый!

Ильвина:
- Мин кул белән нәрсә генә эшли белмим. Бик матур итеп костюмнар, күлмәкләр тегәм, бик тәмле итеп ашарга пешерәм, рәсем ясыйм, чигәм. Өй эшләрен дә бик яратып башкарам.Тузан сөртәм, идән юам. Теләгәнемнең барсын да эшли беләм.

24 Ноябрь 2022
Шулай ук укыгыз