100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
 Татар радиосы җанатарларын көтеп кала!
14 Август 2019

Татар радиосы җанатарларын көтеп кала!

15 август көнне сәгать 10:00 да Казанның пляж волейболы үзәгендә (Сибгат Хәким урамы, 70) татар телендә сөйләүче радиолар арасында 6нчы пляж волейболы турниры узачак.  Проектның максаты: татар телендә сөйләүче радио хезмәткәрләренең очрашуын дустанә спорт бәйрәме дәрәҗәсенә җиткерү.  Проектка нигез салучы – Ильнур Фәйзрахманов. 6нчы турнирның төп оештыручысы: узган елның җиңүчесе - "Тәртип"радиосы. “Тәртип – 5!”  
Катнашучы командалар:
1.Татар радиосы
2.Тәртип радиосы
3. Болгар радиосы
4. Күңел радиосы (Яр Чаллы)
5. Дулкын радиосы (Саба)
6. Нократ дулкыннары (Мамадыш)
7. Радиолегендалар (радиода эшләп киткән шәхесләр)
8. Азан радиосы (интернет радио).
  Кунаклар, журналистлар, радиотыңлаучы җанатарлар арасында Сезне дә күрүебезгә бик шат булачакбыз! Якыннарыгыз, дусларыгыз белән спорт һәм дуслык бәйрәменә рәхим итегез!

14 Август 2019
Шулай ук укыгыз