100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
18 Сентябрь 2020

Зарина Асылкаева үзе иҗат иткән җырын тәкъдим итте

Әле кичә генә татар эстрадасының өметле башкаручысы Зарина Асылкаева тамашачыларга "Сине сагынып" дип исемләнгән җырын тәкъдим итте. Үзен камилләштерү, иҗатын өстендә эшләве тиешле нәтиҗәләрне күрсәтә. Бу җырны ул инде күптән үзе иҗат иткән булган. Ләкин ошатмыйча "ерак киштә"дә саклаган.

"Бу бик лирик җыр, шуңа күрә ошатмаслар кебек иде. Җырны яздырганда да аранжировкасын ошатмый берничә тапкыр ктре ясаттым" дип искә ала ул. Ә менә җырны яздырып, соңгы вариантын ишеткәч җырчы аңа янәдән гашыйк була.
18 Сентябрь 2020
Шулай ук укыгыз