100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
3 Апрель 2020

Рифат Зариповка нинди вирус йоккан?

Юморист һәм җырчы Рифат Зарипов үзизоляцияне Оренбург өлкәсендә әти-әнисе янында үткәрә. Ул өй янында калган карны таратканнын видеога төшереп инстаграм сәхифәсенә элгән.
«Авылга кайтсаң, көрәкәвирус яки көрәккә вирус йога. Коронавирус узар ул. Бер айлык эш бар монда. Карантинны тыныч кына, матур гына уздырыйк. Әлбәттә, җырлавы җиңелрәк…», - дип сөйли Рифат Зарипов.

Инстачылар апрель башында кар күреп бер шаккатса, көрәкне күреп тә аптырашта калганнар.

«Бездә кар беткәнгә биш былтыр. Орлык ясау өчен бездә эре суган утырталар. Ул үсә-үсә мыек җибәрә. Август урталарында башындагы ак «помпошка»ларын бераз сабагы белән кисеп алабыз. Кышка капчыкта асып куеп, киптерәбез, язга суган орлыгы чёрнушка ясыйбыз» дип язганнар аңа.
3 Апрель 2020
Шулай ук укыгыз