100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларны бүләкләде
23 Декабрь 2019

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларны бүләкләде

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларны бүләкләде.
Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Баһаутдинов Наил Җәүдәт улына, Гәрәев Марат Мәүлет улына һәм «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Гәрәев Камил Мәүлет улына бирелде.
«Һәммәгезне дә бүгенге җыр бәйрәме белән котлыйбыз! Егерме ел дәверендә «Татар җыры» бара. Без җыелып киләбез. Киләчәктә дә «Татар җыры» гөрләп торыр, без шатланырбыз. Яңа талантларны күрербез, үзебезгә күрешергә матур сәбәп булыр дип ышанабыз!», — диде Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән.
IMG_5127.jpg

4D1A5018.jpg

IMG_5172.jpg
23 Декабрь 2019
Шулай ук укыгыз