100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
13 Февраль 2020

V Татар музыкаль телевизион премиясе TMTV

20 август көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Республиканың музыкаль тормышында көтеп алынган масштаблы чара : Татар музыкаль телеканалы  « ТМTV » премияләрен тапшыру тантанасының V церемониясе узачак.
«ТМTV» телеканалы 2019 елның иң яхшы җырларына 30 сын тапшырачак.
Заманча эстрада музыкасының масштаблы бәйрәме инде ничәнче ел рәттән тамашачыларны, ут, декорацияләр, шоу төрлелеге белән шаккаттыра килә, быел да «Барс Медиа» компанияләр группасы грандиоз тамаша әзерли! Популяр татар музыкасының тугры тамашачыларын ТОР чартларда урын алган эстрада йолдызларының истә калырлык чыгышлары көтә: сәхнә бизәлеше, ультразаманча ут һәм визуаль эффектлар , сыйфатлы тавыш, номерларның театраль куелышы, төгәл тайминг һәм әлбәттә, хитлар, беркемне дә битараф калдырмаячак!
Быел премиянең юбилей чыгарылышы аеруча үзенчәлекле булачак: 30 башкаручы «non-stop» форматында тамашачыга үзләренең музыкаль тарихларын җиткерәчәк, җиңүчеләр 5 номинация буенча билгеләнәчәк. ( “Яңа буын”, “Популярлык көрәше” ,“Креатив караш”, “Визуальләштерү”, “Легендалар” ), 5 пар алып баручы яраткан җырчыларыгызга көтелгән сыннарны тапшырачак!

Премия лауреатлары- ТМTV каналы хит –парадында урын ала килгән җырчылар. Әлеге җырчылар өчен беренче тапкыр – телеканалда – онлайн форматта тавыш бирү оештырылачак. Экспертлы жюри да үз сүзен әйтәчәк. Һәәәәм!!! Һәм 100% хит дип билгеләнгән җырлар гына зур сәхнәдән яңгырыячак.
Яраткан җырчыларыгыз өчен тавышларны инде март башыннан ук бирә башларга мөмкин булачак.
Нәкъ Сез – тамашачылар, җиңүчене үзегез билгеләп, яраткан җырчыгызга көтелгән, абруйлы премияне бүләк итә алачаксыз!
13 Февраль 2020
Шулай ук укыгыз