100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Иркәгә 2 сәгать операция ясаганнар!
02.06.2021

Иркәгә 2 сәгать операция ясаганнар!

Себердән кайтып җитә алмаган, поезддан операция өстәленә киткән!
Соңгы пост астында, "Бу җөмләләрне жәлләтү, зарлану итеп кабул итә күрмәгез. Мин андыйлардан түгел, сез аны күптән аңладыгыз бугай инде..." дип язып, Иркә үзенең хәле турында уртаклашты.

Концерт тәмамлангач, җырчы үзен начар хис итә башлый. Бетәр әле, юлда йөрү аркасында чыккан хәлсезлек дип ул больницага мөрәҗәгать итми, ә Казанга дип поездга утыра. Сургут-Төмән юлында Иркәнең хәле начарая, ул аңын югалта башлый. Ә медик хезмәткәрләрдән җилләр очкан. Ниһаять, артистны 100 км ераклыктагы Пыть-Ях поселыгына озаталар. 2 сәгать ярым операция ясыйлар!

Хәзер Иркә акрынлап аякка баса башлаган. Җырчы диагнозын әлегә әйтергә теләми... Без аңа сәламәтлек, исән-сау Казанга кайтуын теләп калабыз❤️
02.06.2021
Читайте также: