100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Татар Радиосы 21 год
19.08.2022

Татар Радиосы 21 год

18 август Казан Гаилә үзәгендә Татар Радиосы искитмәле грандиоз концерт белән туган көнен билгеләп үтте!
Tatar Radiosi Татарстан көненә һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәмнәрен зур OpenAir белән ачып җибәрде һәм Казан халкына зур музыкаль бәйрәм - татар эстрадасы йолдызлары катнашында бушлай концерт бүләк ите.

Әлеге шоу татар һәм башкорт йолдызларын, дистәләгән мең тамашачы һәм җыр яратучыларны җыйды һәм җыр бәйрәменә әверелде.
Беренче тапкыр Open Air 2001 елда Г.Камал театры каршында узган, ә 2019 елда «Горки-Әмәт урманы» паркында 20 меңнән артык кеше килгән. 2020 елдан 2022 елга кадәр фестиваль эпидемиологик чикләүләр аркасында кичектерелгән иде.Ә 18 августта Казан Гаилә Үзәге каршында татар хит-парадлары лидерларын яңадан бер урында җыйды.

"Бүгенге концерт белән мин би канәгать. Чыннап та кеше бик күп килгән. Ул ихлас, күзләрендә очкыннар - бу бик сөендерә. Концертка әзерлек техник һәм физик яктан җәй буе барды дсә дә була" дип белдерде "Татар Радиосы" ның баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев.

"Татар Радиосы" Гаилә үзәге каршында меңләгән кешене җыйды. 18.30 сәгатьтән башлап, шәһәрнең иң зур ачык мәйданчыкларының берсендә сезонның 30 татар йолдызы башкаруында иң  популяр музыкасы яңгырады. Алар арасында Лия Шамсина һәм Артур Маузер, Марат Яруллин, Ильмира Нагимова, Зөлфирә һзм Алмаз Мирзаяновлар, Ильдус Садыков, Шәрәпҗан һәм башка танылган артистлар булды.

OpenAir артистларда алдагы зис-кичерешләр калдырган:

"Бик зур масштаблы, көтелгән чара булды. Меңләгән тамашачы алдына чыгып җырлау энергетик яктан бик бай, дулкынландыргыч һәм ләззәтле. Туган көн чыннан да грандиоз үтте" - диде җырчы Рәзил Камалов

"Дөрестән дә зур масштаблы бәйрәм булды ул! Башкача күз алдына китереп тә булмый иде! Чөнки Татар радиосы командасында эшли торган егет-кызлар, оештыручылар барысы да молодцы! Халык һәрбер артистны дәррәү алкышлап каршы алдылар, сызгырып, кул чабып озаттылар! Мондый чараларда катнашасы гына килеп тора, чөнки үзеңә позитив энергия алып кайтасың" - дип белдерде җырчы Зөлфирә Шәйдуллина

"Мин гел "Татар Радиосы" һәрвакыт беренче ул" дип әйтәм. Масштаб искиткеч,барысы да уз урынында" диде Ильнат Фархуллин.

Күпсәгатьлек тамашаны ТМТВ "Балалы Солянка" балалар премиясе лауреатлары ачып җибәрде. Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев һәм "Татар Радиосы" диджейлары җанлы концертны алып бардылар.. Һәм көтелгән төп сюрприз: хедлайнер, Татарстан меломаннарының яраткан һәм чын халык җырчысы Фирдүс Тямаев концертны югары нотада тәмамлады.
19.08.2022
Читайте также: