100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
25.11.2020

Мәүлидә Мортазинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортазаның хатыны, автор-башкаручы Мәүлидә Мортазинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгән..

«Әлеге дәрәҗәле исемне алу турында бүген иртән белдем. „Ватаным Татарстан“ газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова шалтыратып әйтте. Бу минем өчен зур казаныш, мин аны әнием белән әтиемә багышлыйм. Әнием исән-сау, әти, кызганыч, белмичә калды. Бүген көн дәвамында котлаулар кабул итәм. Татарстан Республикасы хөкүмәтенә һәм гаиләмә рәхмәтлемен. Алга таба да иҗат итәргә язсын», — диде Мәүлидә Мортазина.
25.11.2020
Читайте также: