100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
19.11.2020

Кариев театры «Микулай» моноспектакленә багышланган иҗади очрашуга чакыра

25 ноябрьдә Казанда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә «Микулай» моноспектакленә багышланган иҗади очрашу була. Бу турыда Кариев театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Ренат Әюпов һәм Татарстанның атказанган артисты, төп рольне башкаручы Олег Фазылҗан спектакльне сәхнәгә кую процессында булган эзләнүләр, кызыклы хәлләр белән бүлешәчәк, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

«Микулай» моноспектакленең премьерасы 5 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында булды. Бу — Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» комедиясеннән соң, керәшен тормышын чагылдырган икенче әсәр.

Спектакльдә төп герой Микулайның тормышыннан бер көн, төгәлрәк әйткәндә — соңгы көн сурәтләнә. Микулай — Сарсаз күл исемле керәшен авылында бер ялгызы яшәргә дучар булган ир-ат. Шул бер көн бик күп вакыйгаларны, хәтирәләрне яңарта, геройның бөтен язмышын үз эченә ала, диелә хәбәрдә.

Очрашу 18.00 сәгатьтә башлана.
19.11.2020
Читайте также: