100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Гүзәл Уразованың машинасын урлаганнар
04.02.2020

Гүзәл Уразованың машинасын урлаганнар

«Уфа күчтәнәче алып кайтып киләбез. Сез нинди күчтәнәчләр алып кайтканыгыз бар?» дип язган җырчы. Нинди күчтәнәч икәнлеге видеоны карагач аңлашыла. Илдар белән Гүзәл машиналарын тыелган урында калдырган. Тимер атларын штрафстоянкага алып киткәннәр.
«Дуслар! Машинаны штрафстоянкага алып киткәннәр. Бетте баш», ди Гүзәл. «Әйдә тизрәк, эфирга соңга калабыз!", дип ашыктыра ире Илдар һәм юл кагыйдәләрен бозмаска өнди. «Гүзәл, мин ничек төягәннәрен күрдем», дип язган бер виртуаль дуслары.
Икенчесе «Ник туктатмадыгыз соң» дигән. «Сезгә язып куярга иде, бу Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов машинасы дип. Бәлки тимәсләр иде. Әмма сезне белмәгән кеше дә булуы мөмкин. Бу уены-чыны бергә»;
«Иии җаныкайларым. Сезнең машинаны яттан белеп, сез чыгуга карын чистартып куясылар бар иде», диючеләр дә бар.
04.02.2020
Читайте также: