100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
02.03.2020

Ни өчен Илсөя Бәдретдинова Атказанган була алмый?

Бүген интернет челтәрендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән интервью чыкты.
Әңгәмә барышында журналист Рәмис Латыйпов Ирада Хафизҗановнага сорау бирә: "Менә Илсөя Бәдретдинова бу дәүләт бүләкләрен бирү системасы турында «Атказанмаган» дигән җыр да җырлап йөри. Атказанганны алыр өчен ул нишләргә тиеш?" ди, аңа җавап итеп министр: "Атказанган исемен алуның үз тәртибе бар. Аның өчен инициатива белдерергә кирәк — район хакимияте яки нинди дә булса оешма аны тәкъдим итәргә тиеш. Илсөя Бәдретдинованың үз аудиториясе бар. Ул — матур хатын һәм талантлы башкаручы. Мин инстаграмда аңа язылган. Мин, гомумән, күп артистларга язылган.." дип җөпли.
02.03.2020
Читайте также: