УЯН, ТАТАР!
Алып баручылар:
Байбулат, Илнар Хөсәенов, Луиза Закирова
Сишәмбедән җомгага кадәр һәр иртә тыңлаучыларны «Tatar RADIOSI» ди-джейлары (7:00 агентлары) күтәренке, күңелле, яхшы кәеф белән уята.
Күңелле, интерактив уеннар, шаяртулар. Бөтен дөньядан кызыклы яңалыклар, файдалы киңәшләр һәм тыңлаучылар белән җанлы аралашу.

Безнең караш
Алып баручы: Альбина Салаватуллина
Пәнҗешәмбе төрле белгечләр белән актуаль темаларга әңгәмә. Радиотыңлаучылардан килгән сорауларга кунаклар туры эфирда җавап бирә. Булачак тапшыру турында мәгълүматны эфирдан тыңлагыз.

Өйгә бер көйгә
Алып баручылар: Назлыгөл Сөнгатова, Миндияр Шәймарданов
Авыр хезмәт көненнән соң күңелле уеннар һәм рубрикаларда катнашып, дөнья вакыйгалары һәм Татарстанның соңгы яңалыклары турында фикер алышып, күңел ачып өйгә кайтабыз.

ХАТ-LINE
Контактлар:
түләүле котлаулар өчен телефон:
+7(987)226-10-05
сәламнәр өчен WhatsApp номеры:
+7(917)230-08-00
Cәламнәр һәм котлаулар өчен кайнар 60 минут! Һәр көнне 13:00, 19:00, 21:00 сәгатьләрдә “Татар радиосы”нда “ХАТ-line” тапшыруы!

Tatar Night Club
Алып баручылар: Алмаз Нигъмәтҗанов, Dj Ali.
Яшьләр өчен текә тапшыру!
Диджейлар Алмаз Нигъмәтҗанов белән DJ Ali сезнең моңсу кичләрне кабатланмас ремикслар һәм үзенчәлекле музыкаль алымнар белән бизәячәк.

Хит-парад «Музыкаль Каймак»
Алып баручы: Илүзә Касыймова
“Музыкаль каймак” хит-парады – популяр җырлардан торган иң халыкчан хит-парад.
Атна саен беренчелек өчен кызу көрәш бара!
Ә нәтиҗәләр “ТАТАР РАДИОСЫ” эфирында җомга көнне 18:00 сәгатьтә ясала.

Яңа җыр
Көн саен меңләгән тыңлаучыларыбыз яңа җыр сәхифәсе белән уяна.
Эшкә барганда эшләү теләген уятучы, ямансулаганда юатучы, ялда ял иттерүче – Яңа җыр.
Ул кешенең кәефе сыман гел алышынып та тора: салмак, дәртле, мавыктыргыч … Һәр тыңлаучының ритмын аңлый белә.
Без бу шатлык белән уртаклашырга һәм шушы бәхетне өләшергә әзер!
