100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Илдус Садыков авылга кайта
1 Август 2022

Илдус Садыков авылга кайта

Илдус Садыков "Кайтам инде авылыма" җырына клип төшерер өчен авылга кайта
Илдус Садыковның "Кайтам инде авылыма" җыры бу җәйнең хит җырына әверелде. Ул Татар Радиосының "Музыкаль каймак" хит-парадында да ничә атна дәверендә алдынгы урыннарда яңгырады. Шуңадыр да Илдус әлеге җырга клип төшерергә булган. Авыл, табигать, балачак һәм матур җәйге хәтирәләр. Нәкъ әлеге детальләр Илдусның яңа клибында чагылачак.

"Без клипны төшереп бетердек. Бик көчле, шәп булды ул. Тиздән ТМТВ каналында күрә алачаксыз. Сюжетын сер итеп калдырасым килә, барысын да күрерсез" - дип әйтте җырчы.

Без түземсезлек белән яңа клипны көтәбез. Ә сез?
1 Август 2022
Шулай ук укыгыз